Җаныгыз ник әрни
Жаным әрнеми, шатлана. Кичә машинамда өйгә кайтып барышлый, спирт заводы янындагы светофорның кызыл утына тукталдым. Каршыма килүче машинаның тәрәзәсеннән берәү: "Шәһәрегезнең фонтаннары янына ничек барырга? Чаллыдан киләбез,"-дип сорады. Нократ яр буена да, район мәдәният йортына таба да юлны өйрәттем. Күңелемне горурлык хисләре биләп алды. Менә бит, ә?! Безнең шәһәрне күрү...